Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан соң була торган симптомнарны атады
Авыру коронавирус йоктырып якынча 3 ай узганнан соң үзен сиздерә һәм ике ай чамасы дәвам итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ковидтан соң була торган синдром билгеләрен атады.
Белгечләр мәгълүматына караганда, озакка сузылган коронавирустан соң яки ковидтан соңгы синдромнан пациентларның 10-20 проценты интегә.
Авыру коронавирус йоктырып якынча 3 ай узганнан соң үзен сиздерә һәм ике ай чамасы дәвам итә. шул ук вакытта, кискен фазалар һәм хәл яхшыру берничә мәртәбә алмашынырга мөмкин.
Табиблар әйтүенчә, хәл бетү, тын кысылу, шулай ук когнитив дисфункцияләр һәм көндәлек тормышка тәэсир итә торган башка билгеләр барлыкка килү ковидтан соңгы синдромның төп симптомнары.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ясаган нәтиҗә буенча, башка диагнозларга бәйле булмаган мондый хәлне ковидтан соңгы синдром дип атарга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз