news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус белән җиңелчә авырган кешеләр кабат Covid-19 йоктырырга мөмкин

Билгеле мәгълүматлар буенча, коронавируска иммунитет авырудан соң алты ай узгач юкка чыга.

Коронавирус белән җиңелчә авырган кешеләр кабат Covid-19 йоктырырга мөмкин
"Татар-информ" архивы

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Ирина Романова). Covid-19 коронавирусы белән җиңел формада авыручылар яңадан йоктырырга мөмкин, чөнки инфекциягә каршы иммунитеты юк. Бу хакта «Россия сегодня» агентлыгында онлайн-конференциядә медицина фәннәре докторы, йогышлы авырулар буенча табиб Николай Малышев сөйләде.

«Антитәнчек һәм күзәнәк иммунитеты алты айдан юкка чыга. Әмма җиңел формада авырган кешеләрнең сакланырга мөмкин булган иммунитеты юк», — диде табиб.

«Хәзер авыруны йоктырган кешеләр арасында икенче тапкыр авыручылар да булырга мөмкин», — диде ул.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Германия галимнәре коронавирус белән авыручыларда антитәнчек саны кимүен ачыклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100