news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт Covid-19 белән авыручылар санының үсеше кайчан тукталачагын әйтте

Яңа очраклар киләчәктә дә ачыкланачак, чөнки вирусның сезонлы булу-булмавы әлегә билгеле түгел, дип саный инфекционист.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бер тәүлектә ачыкланган коронавирус очраклары әле 2-3 атна дәвамында артачак, соңыннан вазгыять тотрыкланырга тиеш. Бу хакта «Лидер медицины» үзәге баш табибы, педиатр, инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаковка сылтама белән ТАСС яза.

Аның мәгълүматлары буенча, октябрь ахырыннан гыйнвар ахырына кадәр авыру очраклары кимиячәк.

«Ике-өч атна дәвамында арту булачак, соңыннан бу тотрыкланачак. Октябрь ахырында тотрыкланырга тиеш, ә соңыннан әкренләп гыйнвар ахырына кадәр кимүгә таба барачак», — диде Тимаков.

Белгеч коронавирус инфекциясе тулысынча юкка чыкмаячак дип саный. Яңа очраклар алга таба да ачыкланачак, чөнки вирусның сезонлы булу-булмавы әлегә билгеле түгел.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100