news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр коронавирусның тән тиресендә актив булу вакытын ачыклаган

Коронавирус тимер, пыяла яки пластик өслекләргә караганда, тән тиресендә озаграк актив була.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирусның активлыгы кешенең тән тиресендә гриппка караганда биш тапкырга озаграк саклана. Бу хакта Clinical Infectious Diseases журналына сылтама белән РИА Новости яза.

Киото префектурасы университеты галимнәре клиник тикшеренүләрне куркынычсыз итеп башкарырга ярдәм итә торган модель ясаган. Шуннан соң белгечләр тән тиресендә SARS-CoV-2 һәм A (IAV) грипп вирусының тотрыклылыгын бәяләгән.

SARS-CoV-2 һәм IAV тимер, пыяла яки пластик өслекләргә караганда, тән тиресендә активлыкларын озаграк саклаган. Шул ук вакытта SARS-CoV-2 уртача 9,04 сәгать, ә IAV 1,82 сәгать сакланган.

Тикшеренүчеләр әйткәнчә, ике вирусның да кисәкчекләре дезинфекция ярдәмендә тиредән бер үк төрле юылып төшкән.

Россиядә һәм дөньяда коронавирус вазгыятенә бәйле актуаль мәгълүматлар стопкоронавирус.рф. порталында урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100