news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid сәбәпле чикләүләр кертү зарурлыгын бәяләде

Илкүләм локдаун соңгы мөмкин чара буларак каралырга тиеш, диләр халыкара оешмада.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, локаль чикләү чаралары кертелергә мөмкин. Әмма илкүләм локдаун (катгый изоляция - Т-и. иск.) кертү зарурлыгы соңгы мөмкин чара буларак каралырга тиеш. Бу хакта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйновичка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта күп кенә илләрдә элек гамәлдә булган катгый чикләүләргә без соңгы мөмкин чара буларак карыйбыз. Чөнки элек вирус турында бернинди мәгълүмат та юк иде", - дип аңлатты ул халыкара оешманың ил дәрәҗәсендәге карантинга мөнәсәбәтен.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле билгеле бер шартларда "локаль, вакыт буенча чикләнгән һәм сектораль чикләүләрне" кертү кирәклеген искәртте. Шул ук вакытта ул илкүләм локдаунны коронавирус белән көрәшнең универсаль сценарие түгел, ә «соңгы чара» дип бәяләде.

Вуйнович фикеренчә, тупланган белемнәр һәм тәҗрибә белән илләр икътисад һәм мәгариф системасы эшчәнлеген туктатмыйча, Covid-19га каршы көрәшен дәвам итә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100