news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йогышлы авырулар табибы: Россияне коронавирусның дүртенче дулкыны көтә

Вирус ел ярым яки ике елдан соң гына проблема булудан туктаячак.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ). Россияне коронавирус инфекциясенең яңа, дүртенче дулкыны көтә. «Лидер медицины» медицина үзәгенең баш табибы, йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков «Беренче канал»дагы «Время покажет» программасы эфирында шулай дип белдерде.

«Бездә коронавирус инфекциясенең өч дулкыны булды инде, тагын булачак. Көзен дә, язын да яңа күтәрелеш көтелә», - дип кисәтте белгеч.

Йогышлы авырулар табибы бәяләвенчә, вирус ел ярым яки ике елдан соң гына проблема булудан туктаячак. «Әмма бу шушы ел ярым – ике елда куркып яшәргә кирәк дигәнне аңлатмый», - дип искәртте ул.

Моннан тыш, Тимаков Россиядә яшәүче 80-90 процент кешенең SARS-CoV-2 коронавирусы белән теге яки бу формада инде контактка керүен әйтте.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиядә 39 миллионга якын кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан инде. Татарстанда 876 меңнән артык кеше ике дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100