news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 6 мең 694 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 25 яңа очрагы ачыкланган, шуларның икесе авыруны – чит илдә, 23е башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта республика оператив штабы хәбәр итә.

«Өч кеше хастаханәгә озатылган, 22се өендә дәвалана», - дип ачыклык керттеләр коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта.

Инфекция йоктыручыларның күбесе (12 кеше) 30-50 яшь аралыгында теркәлгән. Авырулар арасында 80 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә юк, берсе – балигъ булмаган.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанга (19 кеше) туры килә. Буа һәм Түбән Кама районнарында икешәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 6 мең 694 очрагы теркәлгән, шуларның 5 мең 532се (20се – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100