news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда гриппны кисәтү һәм профилактикалау буенча кайнар линия ачылачак

Роспотребнадзор белгечләре 7 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр гражданнарга консультация бирәчәк.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Бүгеннән Татарстанда һәм РФ башка субъектларында грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча кайнар линия ачылачак. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Идарә белгечләре барлык теләүчеләргә 7 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр чиргә кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр. Белгечләр шулай ук ата-аналар өчен салкын тиюдән балаларны ничек сакларга, битлекләрне куллану кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.

Гражданнар Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәгенең (8 800 555 49 43) түләүсез телефонына шалтырата ала. Операторлар тәүлек буе эшләячәк.

Аерым сораулар буенча шалтыратулар Роспотребнадзорның территориаль органнарына җибәреләчәк. Идарә белгечләре тарафыннан консультацияләр эш көннәрендә эш режимына туры китереп үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100