news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мәктәпләрендә коронавирус белән авыру чыганаклары юк

Яңа уку елының  бер атнасында республикада бер генә сыйныфны да изоляциягә җибәрмәделәр.

Татарстан мәктәпләрендә коронавирус белән авыру чыганаклары юк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда мәктәп укучылары, укытучылар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясен йоктырмаган. Бу хакта «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны онлайн-кабул итүдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Бүген 7 сентябрь, бер атна балалар мәктәпкә йөрде. Балалар, педагоглар, мәктәпнең башка хезмәткәре арасында да яңа коронавируслы инфекция йоктыруның бер генә очрагы да юк», — диде спикер.

Республика ведомствосы җитәкчесе искә төшергәнчә, әгәр сыйныфта балалар арасында яңа коронавирус инфекциясенең өч очрагы теркәлсә, бөтен сыйныф өй изоляциясенә җибәреләчәк.

«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә сәламәтлек саклау проблемалары буенча бүгенге туры эфирдан гражданнарны кабул итү атнасы башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100