news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясенең кайчан бетәчәге билгеле булды

Бер ел эчендә Россия лабораторияләре 80 миллион доза вакцина җитештерә алачак, бу инфекция таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.

Россиядә коронавирус инфекциясенең кайчан бетәчәге билгеле булды

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы пандемиясен массакүләм вакцинация юлы белән генә җиңәргә мөмкин булачак. Бу максатка 2021 елның җәенә ирешергә мөмкин булачак. Бу хакта Россия Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург хәбәр итте. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Без кирәкле күләмдә вакцина җитештерә алган вакытта, илнең барлык халкына һәм бөтен Җир шарының өлешчә халкына вакцина ясалганда бу чирне җиңәчәкбез. Ул вакытта пандемия чигенде дип әйтергә мөмкин булачак», — диде тикшеренүче.

Академик Гинцбург бәяләвенчә, бер елда безнең лабораторияләр 80 миллион доза вакцина җитештерә алачак, бу инфекция таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. «Илебездә авырудан сакланган кешеләр проценты югары булачак, бу протектив популяцион иммунитет барлыкка китерәчәк», — диде ул.

Шул ук вакытта тагын бер сыйфатлы вакцина барлыкка килү Covid-19 инфекциясен җиңүне якынайтачак, диде Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесе.

Дөньяда коронавирустан беренче «Гам-КОВИД-Вак» вакцинаны («Спутник V») нәкъ менә Н.Ф.Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге эшләгән. Препарат Россиядә августның беренче яртысында теркәлгән. Аны сынау нәтиҗәләре турындагы мәкалә The Lancet халыкара фәнни журналында чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100