news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патяшина Татарстанда яшәүчеләрнең кайсы төркемендә Covid-19га иммунитет булуын әйтте

Коллектив иммунитетка тикшерү һәр өченче татарстанлының яңа коронавирус белән авырган булуын күрсәтте.

Патяшина Татарстанда яшәүчеләрнең кайсы төркемендә Covid-19га иммунитет булуын әйтте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар Татарстанда Covid-19 инфекциясенә каршы антитәнчекләр булган иң күп санлы төркемнәрнең берсе. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны онлайн-кабул итүдә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Без Татарстан Республикасында популяция иммунитетын өйрәнү буенча тикшеренүләр уздырдык. Бездә халыкның 31 проценты Covid-19 вирусын йоктырган. Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында иммун катламы 37 процент тәшкил итә. Бу балалар өйдә изоляцияләнгән, алар коллективларда булмаганда да», — диде ул.

Республика ведомствосы җитәкчесе мәгълүматлары буенча, яңа коронавируска каршы антитәнчекләр булган иң зур төркемгә (42 процент) медицина хезмәткәрләре кергән. Канда ачыкланган G иммуноглобулиннар саны буенча өченче урында — балалар бакчалары тәрбиячеләре.

26 июньнән 30 июньгә кадәр һәр районда җиде яшь төркеменә кергән очраклы татарстанлылардан кан алганнар. Татарстанда барлыгы 2947 кешедән анализ алынган. Тикшеренү нәтиҗәсе күрсәткәнчә, Татарстанда һәр өченче кешедә яңа коронавирус инфекциясенә иммунитет бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100