news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 54 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 287 очрагы рәсми рәвештә расланган.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«14 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 31, Чаллыда — 11, Түбән Кама районында өч очрак теркәлгән. Республиканың барлыгы 11 муниципалитетында коронавирус очраклары ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 287 очрагы рәсми рәвештә расланган, 21 542 кеше (шуларның 29ы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 873 509 кеше (шуларның 10 234е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 674 427 кеше икенче дозаны да алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot