news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының 5нче хастаханәсе йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктатты

Авыруларның терелгәннәре өйләренә киткән.

Чаллының 5нче хастаханәсе йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктатты
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). 6 августтан Чаллыда «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУның стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктата. Клиникада булган барлык авырулар я тернәкләнеп өйгә кайтарылганнар, я башка «ковидлы» госпитальләргә күчерелгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге көндә хастаханәдә тулы дезинфекция үткәрелә. Киләсе атнада стационар яңадан күппрофильле хастаханә буларак эшне дәвам итәчәк. Пациентларга ашыгыч медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелер, ә планлы эш режимына этаплап кайту булыр дип көтелә.

5нче Шәһәр хастаханәсе базасында госпиталь ябылганнан соң, респиратор-вирус йогышы билгеләре булган пациентларны Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100