news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

Коронавирус инфекциясе таралганнан башлап, республикада 5810 кеше авырган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада Covid-19 йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, коронавирус инфекциясе таралганнан башлап, республикада 5810 кеше авырган», — диде спикер.

Аның сүзләренчә, узган тәүлектә белгечләр Covid-19 инфекциясенә 4,8 мең тест ясаган. Татарстанда авыру кешеләр белән аралашкан 973 кеше һәм чит илдән кайткан 36 кеше табиблар күзәтүендә тора.

«Узган тәүлектә республикада яшәүче 32 кеше терелгән. 38 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган», — дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100