news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда августның икенче декадасында планлы диспансеризация башланачак

Хастаханәләрне һәм поликлиникаларны гадәти эш форматына кайтару коронавируска каршы барлык чараларны үтәүдән башланачак.

Татарстанда августның икенче декадасында планлы диспансеризация башланачак
Рамиль Гали

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанлыларны хастаханәләрдә һәм поликлиникаларда планлы кабул итүне тулы күләмдә августның икенче декадасында эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Якын арада әлеге эш башланачак. Августның икенче декадасында поликлиникаларның күбесе диспансеризацияне яңарту мәсьәләсенә тотыначак дип өметләнәбез. Хәзер бу турыда боерык әзерләнә. Объектларда эпидемиологик куркынычсызлык нормаларын үтәргә кирәклеге турында фикер алышабыз. Бу бүгенге көндә диспансеризация башлауны тоткарлый», — диде спикер.

Абашев сүзләренчә, Covid-19 чорыннан соң диспансеризация үзгәрмәячәк, нәкъ менә медицина ярдәменең шундый формасы татарстанлыларның үлемен киметү һәм гомер озынлыгын арттыру өчен алып бара. Ә эпидемиягә каршы чараларны медицина хезмәткәрләренә дә, килүчеләргә дә үтәргә кирәк булачак.

«Мөгаен, ниндидер кырыс, яңа таләпләр, булмас. Шул ук 1,5 метрдан да ким булмаган дистанция саклау, диспансеризация үтү графигы җайга салынган булырга тиеш. Диспансеризация узу өчен табиб белән белән элемтәгә керергә һәм вакыт турында килешергә кирәк», — дип йомгаклады Альмир Абашев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100