news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан дәвалау ысуллары турында сөйләделәр

Дәвалау өчен препаратларның өч төркеме кулланыла.

Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан дәвалау ысуллары турында сөйләделәр

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү өчен препаратларның өч төркеме кулланыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Бу, беренче чиратта, вируска каршы терапия, бу антикоагулянтлар (кан оешу активлыгын киметә торган һәм тромблар барлыкка килүгә каршы дарулар) һәм кирәк булса гормоннар, ләкин катгый рәвештә табиб контролендә булырга тиеш. Бу бүгенге көндә амбулатор этапта препаратларның өч төркеме кулланыла», — диде спикер.

Стационар этапта бизгәк тотудан, сулыш алу җитешсезлегеннән дәвалыйлар, шулай ук генноинженер биологик препаратлар белән Covid-19га каршы иммунитет булдыралар, дип сөйләде Абашев.

Хәзер Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус инфекциясен дәвалау буенча җиденче клиник тәкъдимнәре гамәлдә, дип искәртте министр урынбасары.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, хастаханәләрдә Covid-19 инфекциясеннән дәвалау 12 көнгә якын дәвам итә, шуннан соң тернәкләнү процессы бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100