news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясен тагын 39 кеше йоктырган

Шулардан 35 кеше авыруны контактлы ысул белән йоктырган, калган очраклар — «читтән кертелгән».

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 39яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулардан 35 кеше авыруны контактлы ысул белән йоктырган, калган очраклар — «читтән кертелгән». Авыручыларның 15е хастаханәгә салынган, 24е өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә иң күп очрак Казанда (26) ачыкланган. Чаллыда – 3, Бөгелмә һәм Питрәч районнарында икешәр, Яшел Үзән, Кукмара, Нурлат, Тукай, Чистай, Ютазы районнарында берәр кеше чир йоктырган.

7 июльгә Татарстанда Covid-19 йогышының 22 719 очрагы теркәлгән. Барлыгы 20 345 кеше, шул исәптән 16сы узган тәүлек эчендә терелгән.

Барлыгы 603 400 кеше вакциналаштырылган, шуларның 408 783е икенче прививка алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100