news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1167 кеше дәвалануын дәвам итә.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе генә инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (15 кеше) ачыкланган.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (21 кеше) һәм Чаллыда (7 кеше) теркәлгән. Районнар арасында Биектау (2 кеше) әйдәп бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4823 очрагы теркәлгән, 3639 кеше (шуларның 38е – узган тәүлектә) терелгән. 1167 кеше дәвалануын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100