news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска каршы вакцинация ясаткан иреклеләр үзләрен яхшы хис итә

Вакцинация ясатуга ук аларда теләсә нинди башка прививка өчен хас реакция барлыкка килгән.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Сеченов университетында коронавируска каршы вакцинаны үзләрендә сынаучыларның хәлләре яхшы. Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының Дару препаратларын клиник өйрәнү үзәге җитәкчесе Елена Смолярчук шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, вакцинация ясатуга ук аларда препаратка реакция барлыкка килгән, әмма ул бер тәүлектән артыкка сузылмаган. Бу (инъекция ясаткан урында тиренең кызаруы, температура күтәрелү, кайвакыт баш авырту) теләсә нинди прививка өчен хас реакция.

Реакция әллә ни сизелерлек булмаган, шунлыктан табиблар ярдәме таләп ителмәгән. Лаборатор күрсәткечләр дә нормада.

«Хәзерге вакытта иреклеләрнең кәефе яхшы, алар бернидән дә зарланмый, тормыш өчен кирәкле барлык функцияләр дә нормада», - диде Смолярчук.

Сеченов университетында вакцинаны клиник сынау июнь урталарында башланды. Иреклеләрнең беренче төркеме препаратны – өч атна, икенчесе ике атна элек кабул итте. Аларны июль урталарында өйләренә кайтарып җибәрәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100