Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Covid-19 авыруын йоктыру контактларын күзәтү системасы булдырылды
Система коронавирус буенча риск төркемендә булган кешеләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы геолокация һәм элемтә операторларының мәгълүматы ярдәмендә коронавирус инфекциясе белән авыручыларның контактларын ачыклау системасы проектын эшләде, дип хәбәр ителә норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында.
Әйтик, махсус система соңгы ике атнада коронавирус йоктырган кеше белән элемтәгә кергән затларны ачыклый алачак. Риск төркемендә булган кешеләр исемлеге, анализлана торган чорда гражданнарның бергә булу вакыты һәм геопозициясен исәпкә алып, конкретлаштырылачак
«Алынган мәгълүматлар Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының мәгълүмат ресурсларында үзәкләштерелә, шулай ук төбәкләрнең оператив штабларына, Росгвардиягә, Эчке эшләр министрлыгына һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелә», — диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз