Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда Анжела Вавилова исемендәге фонд паллиатив ярдәм кабинеты ачты
Кабинет патронажында 200 тирәсе кеше булачак.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Чистайда авыр онкология авыруларына ярдәм күрсәтү өчен яңа медицина кабинеты ачылды. Ел башыннан бу инде Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәмендә республикада барлыкка килгән өченче паллиатив кабинет.
«Бу проектка безнең заявка «Татнефть» ГАҖ уздырган V грантлар конкурсында җиңү яулады. Грант суммасы 1 миллион сумга якын, безнең фонд та шундый ук ярдәм күрсәтте», —диде Хәйрия фонды идарәсе рәисе, «Бердәм Россия»нең «Сәламәт киләчәк» проектының иҗтимагый советы әгъзасы Владимир Вавилов.
Яңа паллиатив кабинетта заманча медицина җиһазлары урнаштырылган. Медицина персоналы Казан хосписында кирәкле әзерлекне уза, пациентлар янына бару өчен автомобиль сатып алынган.
Медицина бригадасы Чистай районының барлык паллиатив пациентларына, алар биредә 200 тирәсе кеше, ярдәм күрсәтәчәк. Табиблар туганнарын паллиатив пациентны өйдә карау кагыйдәләренә өйрәтәчәк, авыртуны баса торган препаратларга рецептлар язачак, кирәкле ярдәм күрсәтәчәк.
Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды Азнакайда тагын бер паллиатив кабинет ачарга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз