news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Мурашко «Спутник V» вакцинасының бәясен атады

Россиялеләргә прививка ясау өчен 30 миллионнан артык доза «Спутник V» вакцинасы сатып алынган.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасының бәясе, китерүне дә исәпкә алып, 900 сум чамасы тәшкил итә, россиялеләр өчен аны дәүләт сатып ала.

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Коронавирус инфекциясе таралу аркасында өстәмә чыгымнар барлыкка килде. Бу, беренче чиратта, вакцинация - «Спутник V» препаратының бәясе, китерүне дә исәпкә алып, 900 сум чамасы тәшкил итә, әлеге чыгымнарның барысын да дәүләт күтәрә», - диде Мурашко.

Министр РИА Новости агентлыгына россиялеләргә прививка ясау өчен 30 миллионнан артык доза «Спутник V» вакцинасы сатып алынуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot