Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
175нче мәктәптә фаҗигадә зыян күргән тагын бер укучыны хастаханәдән чыгардылар
Табиблар хастаханәдә калган балаларның хәлен тотрыклы дип бәяли.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казанның 175нче гимназиясендәге атыш вакытында зыян күргән тагын бер укучыны Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгардылар.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Республика балалар клиник хастаханәсе стационарында ике пациент дәвалануын дәвам итә, берсен чыгардылар», — дип искәрттеләр ведомствода.
Табиблар хастаханәдә калган бүтән балаларның хәлен тотрыклы дип бәяли.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында искәртүләренчә, федераль клиникаларда җиде кеше (аларның дүртесе — балалар, өчесе — олылар) дәвалануын дәвам итә. «Татар-информ» агентлыгы Мәскәү клиникасыннан бер кызны чыгарулары турында элегрәк хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз