news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар эсседә үз-үзеңне тоту турында киңәшләр бирде

Эссе һава торышы булганда майлы ризык һәм баллы эчемлекләр кулланмый торырга кирәк.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Табиблар спорт белән шөгыльләнүгә һәм эссе көннәрдә дөрес туклануга бәйле киңәшләр бирде. Диетолог Марина Аплетаева эсседә майлы ризыктан, шулай ук алкоголь һәм баллы эчемлекләрдән баш тартырга чакырды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Табиб фикеренчә, рационда ит продуктларын киметергә кирәк – алар озак эшкәртелә, эсседә исә метаболизм кими. Табиб күбрәк яшелчә (анда дым һәм С витамины бар), шулай ук кош ите, балык һәм диңгез продуктлары ашарга киңәш итте.

Төшке ашка яшелчәдән әзерләнгән салкын ашлар иң кулае булачак. Окрошкадагы колбасаны исә кош итенә алыштыру зарур.

«Моннан тыш, эссе көннәрдә күп итеп су эчәргә кирәк», - дип искәртте Аплетаева. Ул шулай ук кара чәй урынына яшел яки үлән чәенә өстенлек бирергә чакырды. Каһвәне көненә бер-ике чынаяктан да күбрәк эчмәвең хәерле.

Табиб, йөгерү буенча белгеч Алексей Лютых искәрткәнчә, эсседә интенсив йөгерү белән шөгыльләнмәскә, организмга элекке хәленә кайту өчен вакыт бирергә кирәк.

Милләт сәламәтлеге лигасы эксперты һәм кардиолог Мехман Мамедов эссе көннәрдә бинаны көненә ике-өч тапкыр җилләтергә, шулай ук душ керергә киңәш итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100