Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә гриппка каршы вакцинацияне август аенда ук башларга ниятлиләр
Хөкүмәт вакцина белән тәэмин итүгә бәйле килешүләр төзү өчен кирәкле норматив документлар әзерләгән инде, предприятиеләр вакцина эшләп чыгаруга керешкән.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы быел гриппка каршы вакцинацияне алдарак — август аенда ук үткәрергә ниятли. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итә.
Министр «Россия 24» телеканалында Наилә Әскәр-задә белән интервьюда вакцинация ОРВИ сезоны башланганчы төгәлләнәчәкме, дигән сорауга җавап бирде. «Без август аенда вакцинацияне башларга ниятлибез. Әлбәттә, коронавирус инфекциясен исәпкә алып, моны иртәрәк, авыру киң таралганчы башласаң яхшырак. Һәм моны үз вакытында эшләргә кирәк», — диде ул.
Мурашко билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт вакцина белән тәэмин итүгә бәйле килешүләр төзү өчен кирәкле норматив документлар әзерләгән инде, предприятиеләр вакцина эшләп чыгаруга керешкән.
Гадәттә, гриппка каршы Бөтенроссия прививка кампаниясе сентябрь аенда башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз