news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 33 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Хисап чорында белгечләр коронавирус инфекциясенә 8 меңгә якын тест үткәргән.

(Казан, 7 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 33 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктырган пациентлар саны 20 703 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренчә, хисап чорында белгечләр коронавирус инфекциясенә 8 меңгә якын тест үткәргән. Авырулар белән аралашкан 3 мең кеше һәм коронавирус инфекциясенә охшаган симптомнар күзәтелгән пациентларны табиблар күзәтеп тора.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Татарстанда коронавирустан 17 меңнән артык кеше (шуларның 24е – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100