Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 32 очрагы ачыкланган
Covid-19 вирусыннан республиканың 157 меңнән артык кешесе вакцина алган инде.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының 32 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында бер кеше авыруны читтә йоктырган.
«Ун кеше хастаханәгә урнаштырылды, 22 кеше өйдә дәвалана», - диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән- башкалада 21 кеше чир йоктырган. Республиканың башка муниципалитетлары арасында инфекциялеләр саны буенча Биектау һәм Чүпрәле районнары алда бара, анда авыруның ике очрагы ачыкланган. Барлыгы бер көн эчендә Covid-19 авырулары ун муниципаль берәмлектә теркәлгән.
Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле төбәктә авыруның 19 665 очрагы расланган. Татарстанның 16 713 кешесе сәламәтләнгән, шул исәптән 49 кеше узган тәүлектә савыккан.
Татарстанда барлыгы 157 181 кеше коронавирустан вакцина алган. Республиканың 97 595 кешесе инде икенче доза белән прививка ясаткан. Тәүлек эчендә вакциналаштырылган кешеләр саны 4 394 кеше булган.
Covid-19 инфекциясеннән вакцинациягә биш төрле ысул белән язылырга мөмкин. Аның өчен РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, Күп функцияле үзәккә, шулай ук 122 номеры буенча һәм поликлиникага контакт телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз