Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда яшәүче өлкән буын «Озын гомер адымнары» акциясенә кушылды
Сәламәтлек көне уңаеннан флешмобта казанлылар зарядка ясады, КДМУ профессорлары лекцияләрен тыңлады һәм скандинав йөреше кагыйдәләрен өйрәнде.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Бүген Кабан күле буенда Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан «Озын гомер адымнары» флешмобы узды. Аны шәһәрнең 7нче поликлиникасы, КДМУ һәм Иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге хезмәткәрләре оештырды. Акциянең төп максаты — кешеләрдә сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту һәм авыруларны профилактикалау кагыйдәләре турында сөйләү.
«Соңгы елда Казанда һәм республикада гына түгел, дөньяда да сәламәтлек саклауның роле зур әһәмияткә ия булды. Тормыш белән кызыксынуны югалтмавыгызны, пандемиягә карамастан, сәламәт булырга омтылуыгызны күрү күңелле. Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек телим. Бәйрәм белән! — диде үзенең сәламләү сүзендә Казан буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов.
Чараның рәсми өлеше башланганчы ук казанлылар белгечләр белән бергә зарядка ясады. Теләүчеләр өчен шунда ук кан басымын үлчәү һәм табиблар белән киңәшләшү мөмкинлеге бар иде. Акциядә катнашучылар зарядканы ничек һәм кайчан дөрес эшләү, скандинав йөрешенең файдасы, аның өчен аяк киемен һәм таякларны дөрес сайлау һәм башкалар турында белә ала иде.
Флешмобта катнашучылар арасында өлкән яшьтәге кешеләр күп иде. Аларның күбесе күптән 7нче поликлиника хезмәткәрләре белән скандинав йөреше белән шөгыльләнә.
«Без монда кешеләргә алай ук карт булмавыбызны исбатларга килдек. Без сәламәт, шат күңелле! Казанда яшәүчеләргән йөрегез, ялкауланмагыз диясе килә. Һәм иң мөһиме — ир-атлар йөрсен, алайса алар — бөтенләй юк», — дип сөйләде Юрий Фролов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз