news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр ковид белән чирләгәннән соң психик тайпылыш булу куркынычын әйтте

Грипп яки башка респиратор авырулар белән чагыштырганда коронавирустан соң баш мие эшчәнлеге ешрак бозылу күзәтелә, дип саный белгечләр.

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус авыруын кичергән һәр өченче кеше ярты елдан соң да психикасы яки нервлары какшаудан җәфа чигә. Бу хакта АКШ һәм Бөекбритания белгечләренең Lancet Psychiatry журналында бастырылган тикшеренүләр дәлилли.

Галимнәр зур күләмле тикшеренү үткәргән, анда коронавирус инфекциясеннән авырган 236 мең кеше җәлеп ителгән. Тикшеренүчеләр аларны 14 төрле нерв яки психик  тайпылыш рәвешендәге вирус нәтиҗәләре булу-булмауга тикшергәннәр. Шул ук вакытта тикшеренү авыру йоктырганнан соң ярты ел узгач башкарылган.

Мондый нәтиҗәләрнең иң киң таралган очрагы – нык борчылу. Аңа тикшеренүдә катнашучыларның 17 проценты дучар булган. Аннан аффектлы, ягъни эмоциональ борчылу — пациентларның 14 процентында ачыкланган. Фәнни эш авторлары билгеләп үткәнчә, ковидның психик һәм нерв тайпылыш нәтиҗәләре булган кешеләрнең 13 процентына мондый диагнозлар беренче тапкыр куелган.

Тикшеренү нәтиҗәләре грипп яки башка респиратор авырулар белән чагыштырганда коронавирустан соң баш мие эшчәнлеге бозылу ешрак күзәтелүен күрсәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100