Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада коронавирус инфекциясе йоктырган өлкән яшьтәге хатын-кыз вафат булган
80 яшьлек пациент ике айдан артык ишемия инсульты һәм шикәр диабетыннан дәваланган. Аның хәле бик авыр булган, төрле хроник чирләрдән интеккән.
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Узган якшәмбедә Уфаның Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә өлкән яшьтәге хатын-кыз вафат булган. Бүген аның Ковид-19 вирусы йоктыруы билгеле булды, дип яза социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
80 яшьлек пациент ике айдан артык ишемия инсульты һәм шикәр диабетыннан дәваланган. Аның хәле бик авыр булган, төрле хроник чирләрдән интеккән.
Пациент кан тамырлары зарарлану нәтиҗәсендә көчәя барган баш миендәге ишемик инфаркт фонында баш мие шешү нәтиҗәсендә үлгән. Соңрак аннан, пневмониянең теләсә кайсы очрагындагы кебек үк, COVID-19 коронавирусына анализ алганнар.
Башлангыч нәтиҗә шикле булса да, бүген пациентның COVID-19 вирусын йоктыруы ачыкланган.
«Шунысын аңларга кирәк: бу очракта коронавирус үлемгә китергән сәбәп булмаган. Әмма мондый вазгыятьтә тиешле хезмәтләр куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә тиеш», - дип искәртте Радий Хәбиров.
Моннан тыш, Башкортстанда COVID-19 коронавирусын йоктырган тагын бер кеше ачыкланган. Ул – Төркиядән кайткан хатын-кыз. Аның хәле авыр түгел. Авыруны элегрәк йоктырган бер пациентны бүген хастаханәдән чыгарганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз