news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында яшәүче 199 кеше Covid-19 вакцинасын икенче тапкыр ясатты

Беренче прививканы районның 723 кешесе ясаткан иде.

Кукмара районында яшәүче 199 кеше Covid-19 вакцинасын икенче тапкыр ясатты
http://kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 7 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында яшәүче 199 кеше коронавирустан «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасын икенче тапкыр ясатты.

«5 мартка 723 кеше вакцина ясатты, 199ы — инде икенче тапкыр», — дип сөйләделәр Кукмара район үзәк хастаханәсендә.

Районга 160 доза күләмендә яңа вакцина партиясе кайткан. Якын арада Татарстанга илебездә житештерелгән, коронавируска каршы икенче «ЭпиВакКорона» вакцинасы кайтарылачак.

Иммунизация узарга теләүчеләр яшәү урыны буенча гомуми практика табибына яки фельдшерына (поликлиника, участок дәваханәсе, ФАП) мөрәҗәгать итә ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100