news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб инфаркт һәм инсультка китерә торган дарулар турында кисәтте

Тел астына куя торган даруларны белер-белмәс килеш кулланмау хәерле.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Кан басымын кинәт төшерә торган дарулар сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин.

Табиб сүзләренчә, тел астына куя торган даруларны үз белдегең белән куллану тыела. Аларны кулланганда хаталану исәпсез-хисапсыз инфаркт, инсульт очракларына һәм бөер авыруларына китерә, дип аңлатты табиб һәм «Россия 1» телеканалы эфирында телетапшырулар алып баручы Александр Мясников.

«Кан басымыгыз күтәрелгәч, тел астына теге яки бу даруны сал дип әйтәләр. Сез аларның нинди дарулар икәнен яхшы беләсез. Дару кабуга, кан басымы төшә. Ә аннары — инфаркт», — диде Александр Мясников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100