news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирус белән авырганнан соң тернәкләнү өчен яңа ысул уйлап тапканнар

Бу ысул пациентның үпкәләрен тәртипкә китерергә һәм организмга башка системаларны да кислород белән туендырырга ярдәм итә.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Екатеринбург табиблары коронавирус инфекциясе белән авырткан пациентларны тернәкләндерү өчен үзенчәлекле ысул куллана башлаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Екатеринбургның Ветераннар госпитале хезмәткәрләре сөйләвенчә, алар пациентның үпкәләрен тәртипкә китерү һәм организмга башка системаларны да кислород белән туендырырга ярдәм итү өчен барокамералар куллана.

Табиб-физиотерапевт Евгений Дербышев сүзләренчә, кислород бу җайланмгана басым астында кертелә.

«Әгәр берәр урында кан йөрешенә яки кислород тапшыруга киртә булса, шушы киртәне аны әйләнеп узып, пневмония аркасында зыян күргән күзәнәкне кислородка баетабыз», — дип аңлатты ул эш механизмын.

news_right_1
news_right_2
news_bot