Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы табибы яман шеш турында ялгыш фикерләр турында аңлатты
Табиб Ришат Котдусов сүзләренчә, кеше авыруның азган стадиясендә мөрәҗәгать итсә дә, бу хөкем карары түгел.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалы радиотерапия бүлеге мөдире Ришат Котдусов сүзләренчә, «онкологияне котылгысыз үлем авыруына тиңлиләр, бу алай ук түгел». Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Диспансерлаштыру, скрининглар, начар гадәтләрдән баш тарту кебек профилактик чараларны үтәсәң, күп кенә проблемаларны булдырмаска мөмкин. Кеше авыруның азган стадиясендә мөрәҗәгать итсә дә, бу хөкем карары түгел. Әгәр кешене дәвалап бетерү мөмкин булмаса да гомерен озынайтырга була, дип аңлата табиб.
Онкологиядә авыруларны дәвалауның өч төп төре: хирургия юлы, дарулар ярдәмендә дәвалау һәм нур терапиясе бар. Дәвалау тактикасы диагнозга, стадиясенә һәм авыру барышына карап сайлана.
«Бүген яман шештән дәвалыйлар, бу диагноздан куркырга кирәкми. Иртә диагностика һәм үз вакытында дәвалау күпчелек пациентларның ремиссия мөмкинлекләре турында сөйләргә мөмкинлек бирә», — ди табиб-онколог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз