news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Депутат табиб фастфуд ризыкка салым салып, симерү авыруларын дәваларга тәкъдим итте

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган Борис Менделевич сүзләренчә, Россия гражданнарының 55 проценты симерүдән интегә.

Депутат табиб фастфуд ризыкка салым салып, симерү авыруларын дәваларга тәкъдим итте
татар-информ архивы

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә фастфудтан, яки тиз әзерләнә торган ризык сатучылардан кергән салым акчаларын симерү авыруларын кисәтүгә һәм дәвалауга тотарга тәкъдим ителде. Бу хакта инициатива авторы — РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты Борис Менделевичка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Борис Менделевич белеме буенча табиб. Аның сүзләренчә, бүген Россиядә кешеләрнең якынча 55 проценты симерү белән бәйле уңайсызлыклар кичерә. Шунлыктан әлеге проблема белән көрәшү өчен махсус закон кабул итү зарурлыгы туа.

«Минемчә, әлеге документ продуктларның калориясен чикләү, фастфудка салым билгеләү һәм җәмгыятьтә ярлылыкны киметү кебек мәсьәләләрне чишәргә тиеш. Шулай гына кешеләрнең сәламәтлеген саклап була», — дигән фикерләре белән уртаклашты депутат табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100