news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавируска каршы вакцинациянең ничек узуын аңлаттылар

Вакцинациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавируска каршы прививка ясау кампаниясе актив бара. Республика халкына вакцинациянең ничек узуы турында искәрттеләр.

Прививка алдыннан табибка күренергә кирәк. Ул температураны, кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәячәк. Авыру йоктырган кешеләр белән контактлар турында мәгълүмат туплаячак һәм препаратка мөмкин булган реакцияләр турында аңлатачак.

Пациент үзенең ризалыгын биргәннән соң, коронавируска каршы прививканың беренче компоненты ясалачак. Татарстанда ковидка каршы өч вакцина гамәлдә: «Спутник V», «ЭпивакКорона», «КовиВак». Бу препаратларның барысы да ике компонентлы. Прививканың икенче дозасы 21 көннән соң ясала.

Вакцинациядән соң кайбер кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә. Бигрәк тә бу киңәшләрне прививкадан соң 42 көн дәвамында, ягъни иммунитет формалашканчы үтәү бик мөһим.

Вакцинациягә Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100