news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирусның яңа дулкынына ничек әзерләнергә кирәклеген аңлатты

Табиб сәүдә үзәкләрендә йөрмәскә һәм ковидтан саклану өчен битлек кияргә киңәш итте.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә коронавирус белән авыручылар саны арта. Табиб-терапевт Елена Игнатикова коронавирустан саклану өчен һәркем үтәргә тиешле саклык чаралары турында сөйләде.

Россиялеләргә элек киңәш ителгән барлык саклык чараларын да үтәргә кирәк, бу вакцина ясаткан кешеләргә дә кагыла, диде табиб. Беренче чиратта массакүләм чараларга бармаска һәм сәүдә үзәкләренә йөрмәскә кирәк. Терапевт әйтүенчә, товарларны өйгә китереп бирү сервисыннан кулланырга була.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, җәмәгать урыннарында һичшиксез битлек кияргә, аны ике-өч сәгать саен алмаштырып торырга кирәк.

Шулай ук кулларны дөрес итеп юу да саклануның яхшы чарасы булып тора, диде табиб.

Ковидтан саклануның иң нәтиҗәле ысулы вакцина ясату, дип йомгаклады Елена Игнатикова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100