Россиядә Covid йоктыручылар өчен даруларга 5 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Акча Россия Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бүлеп биреләчәк.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте Россия төбәкләрендә һәм Байконурда амбулатор дәвалануны уза торган коронавирус йоктырган пациентлар өчен дарулар сатып алуга 5 155 953,4 мең сум акча бүлеп бирәчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Документ нигезендә, акча Министрлар Кабинетының резерв фондыннан бүлеп биреләчәк. Аларны куллануны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы контрольдә тотачак.