news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог: Россиядә коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны көчлерәк булачак

Анатолий Альтштейн фикеренчә, ачыкланган очракларның артуы барыннан да элек көзге сезонның башлануы белән бәйле.

Вирусолог: Россиядә коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны көчлерәк булачак
Татар-информ архивы

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясенең икенче дулкыны беренчесенә караганда көчлерәк булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейнга сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч инануынча, интенсивлыгы зур булуга да карамастан, аны җиңә алачакбыз, чөнки сәламәтлек саклау системасы моңа әзер.

6 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, узган тәүлектә Россиядә коронавирусның 11 615 яңа очрагы ачыкланган.

«Рәсми рекордлар 11,3 мең дәрәҗәсендә иде. Икенче дулкын беренчесенә караганда көчлерәк булачак. Әмма без моңа әзер һәм хәзерге вакытта чиргә каршы яхшырак көрәшәчәкбез, өстәвенә вакцина да уйлап табылды», - диде белгеч.

Анатолий Альтштейн фикеренчә, ачыкланган очракларның артуы барыннан да элек көзге сезонның башлануы белән бәйле. Бу вакытта, гадәттә, салкын тидереп авыручылар күбәя.

«Бу безгә генә түгел, башка илләргә дә кагыла», - дип ачыклык кертте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100