news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ОРВИ белән авыручыларда коронавируска иммунитет барлыкка килергә мөмкин

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә тикшерүчеләр мондый иммунитетның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын әлегә әйтә алмый, дип ассызыкладылар.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Америка галимнәренең тикшеренүләре күрсәткәнчә, сезонлы ОРВИ белән авырган кешеләрнең күп кенә коронавирусларга, шул исәптән Covid-19га иммунитет барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Федераль ведомствода тикшеренүчеләр мондый иммунитетның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын әлегә әйтә алмый, дип ассызыкладылар. Шулай ук грипп белән авыручылар коронавируска каршы иммунитетлы була ала дигән фәнни мәгълүматлар юк.

Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, IgG антитәнчекләре булган кешеләр барыбер Covid-19 вирусын таратырга сәләтле, гәрчә бу сирәк күренеш булса да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100