Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Коронавируска каршы көрәштә табиблар өчен түләүле курслар турындагы хәбәр дөрес түгел
Социаль челтәрләрдә шәфкать туташлары өчен 2 мең сумлык мәҗбүри курслар турында хәбәр чыкты.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Казан берләшмәләренең берсендә урнаштырылган язмада, имештер, бер хастаханәдә эшләүче шәфкать туташы яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә түләүле укытуга зарлана. Язмага хезмәттәшеннән килгән хәбәр белән мессенджер скриншоты да беркетелгән.
«Бүген Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча курслар турында хәбәр җибәрделәр. Моның өчен һәркемнән 2 мең сум акча сорыйлар», - диелә язмада.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы моңа аңлатма бирде.
Ведомстводан «Татар-информ» агентлыгына медицина хезмәткәрләре өчен өстәмә курсларның бушлай үткәрелүе турында хәбәр иттеләр.
«Бәхеткә, моңа кулланучылар да ышанмаган. Анда конкрет бер әйбер дә юк», - дип өстәделәр министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз