news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 25 яңа очрагы ачыкланды

Пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 6 мең 669 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 25 яңа очрагы ачыкланды

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 25 яңа очрагы ачыкланган, алар барысы да элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта республиканың оператив штабы хәбәр итә.

Авырулардан сигез кеше хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана, диделәр коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта.

Covid-19  белән авыручыларның иң күбесе 50дән 60 яшькә кадәрле яшь төркемендә теркәлгән – алар 12 кеше. Инфекцияләнүчеләр арасында балигъ булмаганнар, 30 яшьтән дә яшьрәкләр, 80нән өлкәнрәкләр арасында бер кеше дә юк.

Шул ук вакытта коронавирус белән авыручыларның иң күп саны Казанда ачыкланган. Биредә 14 кеше зарарланган. Районнар арасында бу күрсәткеч буенча Саба алда бара, анда авыруның биш очрагы билгеләнгән.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы  Covid-19  инфекциясе белән зарарлануның 6 мең 669очрагы ачыкланган. Бу вакыт эчендә 5 мең 512 кеше терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot