news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар смартфоннарның хәтергә тискәре йогынты ясавын ачыклаган

Гаджетлардан актив файдаланучы балаларның яктылык һәм тавыш сигналларына реакциясе акрынайган, язганда хаталар саны сизелерлек арткан.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Теләсә нинди кәрәзле телефоннарны, шул исәптән смартфоннарны куллану хәтер сыйфатына тискәре йогынты ясый. Моңа Тимур Фрунзе урамындагы Мәскәү дәвалау үзәге табиб-терапевты Олеся Набокова игътибар иткән. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.

«Смартфонның кеше организмына йогынтысы тискәре факторларының берсе - хәтер кимү», – диде табиб.

Аерым алганда, гаджетлардан актив файдаланучы балаларның яктылык һәм тавыш сигналларына реакциясе акрынайган, язганда хаталар саны сизелерлек арткан. Моннан тыш, галимнәр аларның эшкә сәләтлелеге начарланганын, игътибары һәм хәтере кимегәнен билгеләгән.

Әмма, табиб сүзләренә караганда, мобиль җайланмалар үзләре күптән түгел пәйда булса да, хәзер үк алар белән бәйле нәтиҗәләр ясарга мөмкин.

Шул ук вакытта хәтернең начараюын туктатырга мөмкин. Кыска вакытлы хәтерне 30 процентка яхшырту өчен ай буе көндәлек ярты сәгатьлек интеллектуаль күнегүләр таләп ителә. Сүз телдән исәп һәм кире тәртиптә исәп, шулай ук саннар һәм сүзләр белән шөгыльләр турында бара.

Смартфон кулланганда кешеләрнең гәүдә торышын исәпкә алсак, кул, бармак, муен һәм җилкәләрне хәрәкәтләндерүне үз эченә алган зарядка да файдалы булачак, дип өстәде Набокова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100