Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада «Сәламәтлек үзәге» ачылды, анда бушлай тикшерү узарга мөмкин
Медицина тикшерүен узу өчен алдан язылырга кирәк, шулай ук кабул итүгә тере чират буенча эләгергә мөмкин.
(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама Үзәк район хастаханәсендә «Сәламәтлек үзәге» эшен яңадан башлап җибәрде. Анда заманча җиһазларда кешенең организмын бушлай тикшерәләр. 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше тикшерү уза ала. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.
Процедуралар исемлегенә электрокардиограмма, артерияне, тышкы сулыш функциясен (спирометрия) тикшерү керә. Белгечләр шулай ук күзне, тешләрне һәм авыз куышлыгын тикшерә, тән массасы индексын, липид балансын үлчи, кандагы шикәр һәм холестерин күләмен экспресс-ысул белән билгели. Терапевт пациентка консультация бирә һәм сәламәтлеге торышына нәтиҗә ясаячак.
Кабинет алдан язылу һәм 7.00-14.00 сәгатькә кадәр тере чират буенча эшли. Кабул итүгә 8 (8555) 24-35-93, 7 (987) 264-11-03 телефоннары буенча язылырга мөмкин.
Тикшеренүгә битлек киеп, ач карынга барырга кирәк. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС алырга кирәк. Сәламәтлек үзәге 1нче поликлиниканың (Менделеев урамы, 46) беренче катында урнашкан.
1 сентябрьдән Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенең ике поликлиникасында пациентларны планлы кабул итүләр башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз