news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дөньядагы иң куркыныч авырулар билгеле

Табиб Елена Малышева искәрткәнчә, CОVID-19 дөньяда көндәлек үлем статистикасы буенча 17нче урында тора, ә лидерлар бишлегенә туберкулез, гепатит В, пневмония, СПИД һәм ВИЧ, шулай ук малярия керә.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»).Телевидениедә тапшырулар алып баручы һәм табиб Елена Малышева дөньядагы иң куркыныч авыруларны атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ул коронавирус турында күп кенә яңалыклар фонында кешеләр күпкә зуррак проблема тудыра торган башка авырулар турында оныта башлады, дип белдерә.

«Коронавирус — иң куркыныч авыру түгел һәм бөтенләй куркыныч авыру түгел кебек», — диде Малышева «Сәламәтлек» программасы эфирында.

Ул  искәрткәнчә, CОVID-19 дөньяда көндәлек үлем статистикасы буенча 17нче урында тора, ә лидерлар бишлегенә туберкулез, гепатит В, пневмония, СПИД һәм ВИЧ, шулай ук малярия керә.

Табиб, вакциналар һәм дарулар булуга карамастан, җәмгыятьнең ничек тә хәл итә алмаган авырулар барлыгы турында искә төшерүдән туктавын  әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100