news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эпидемиолог ковид белән авырганнан соң инфаркт һәм инсульт куркынычы хакында кисәтте

Коронавирус инфекциясе кичергән кайбер пациентларда озак вакыт дәвамында төрле клиник симптомнар саклана.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе үпкәдә кабат элекке хәленә кайтмый торган үзгәрешләр формалашуга китерергә, шуннан соң кеше инвалид калырга мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты» федераль бюджет фән учреждениесенең клиник эшчәнлек буенча директор урынбасары Антонина Плоскиревага сылтама белән хәбәр итә.

«Коронавирус инфекциясе кичергәннән соң үпкәдә кабат элекке хәленә кайтмый торган үзгәрешләр (фиброз) формалашырга, инфаркт һәм инсульт үсеш алырга, боларның барысы да пациентларның инвалид калуына китерергә мөмкин», - диде Плоскирева.

Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус инфекциясе кичергән кайбер пациентларда, хастаханәдә дәвалану таләп ителү-ителмәүгә дә карамастан, озак вакыт дәвамында төрле клиник симптомнар, шул исәптән астеник синдром һәм респиратор симптомнар (беренче чиратта, ютәл) саклана. Күпчелек пациентларда мондый үзгәрешләр кайтма характерга ия, дип искәртте Плоскирева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100