news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының 5нче хастаханәсе хәзер йогышлы авырулар госпитале буларак эшләми

5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә дәваланучы Covid-19 авыруларының барысын да башка госпитальләргә күчерделәр, терелгәннәрен чыгардылар.

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүгенге көннән башлап Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшләми. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«6 августтан башлап «5нче шәһәр хастаханәсе» стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктатты. Бездә булган барлык авырулар "ковидлы" башка госпитальләргә күчерелде, терелгәннәре чыгарылды. Бүгенге көндә хастаханәдә тоташ дезинфекция үткәрелә. Киләсе атна башыннан стационар, эпидемиологик хәлне истә тотып һәм эпидемиягә каршы чараларны исәпкә алып, күппрофильле хастаханә буларак, эшне яңадан башлап җибәрә», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Матбугат хезмәтендә пациентларга ашыгыч медицина ярдәме югары дәрәҗәдә күрсәтеләчәк, ә планлы медицина ярдәме этаплап яңадан торгызылачак, дип ышандырдылар.

5нче номерлы шәһәр хастаханәсе базасында госпиталь ябылганнан соң респиратор-вирус йогышы билгеләре булган пациентларга  Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100