news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр гөмбә белән агуланмас өчен киңәшләр бирде

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Түбән Кама районындагы территориаль бүлеге вәкилләре гөмбәне ышанычлы сатучылардан гына алырга киңәш итә.

Белгечләр гөмбә белән агуланмас өчен киңәшләр бирде

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Түбән Кама районындагы территориаль бүлеге хезмәткәрләре гөмбә белән агуланмас өчен берничә киңәш бирде. Беренчедән, гөмбәне ышанычлы сатучылардан гына алырга кирәк. Икенчедән, гөмбә җыйган вакытта да уяулыкны югалтмау мөһим. Бу хакта «НТР 24» телеканалы хәбәр итә.

Быел Түбән Кама районында агулану очраклары әле теркәлмәгән, әмма узган елда шундый биш очрак булган. Алар агулы гөмбә куллану һәм консервлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

«Ниндидер анализ ашу узган яки сәнәгать объектлары булмаган чиста зоналарда җыелган гөмбәләрне генә кулланырга кирәк», - диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең Түбән Кама районындагы территориаль бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин.

Ведомство вәкиле сүзләренчә, иң мөһиме – нәрсә җыйганыңны яхшы белү.

«Гөмбә җыйганда кәрзингә нәрсә салганыңны яхшы белергә кирәк, чөнки кискен агулануга китерә торган агулы гөмбәләр дә бар», - дип искәртте Изиятуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100