news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш инфекционисты коронавирустан дәвалый торган даруның файдасын әйтте

Әлеге препарат даруханәләрдә сатылмый, бары тик хастаханәләрдә дәвалауда гына кулланыла.

Татарстанның баш инфекционисты коронавирустан дәвалый торган даруның  файдасын әйтте
Гөлнар Гарифуллина

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов коронавирустан дәвалауда кулланыла торган авифавир препаратының файдасын әйтте. Бу хакта ул журналистларга министрлыкта сөйләде.

«Авифавир нәтиҗәлелеге югары булуына инандык. Дәвалау башыннан авыруның өченче көнгә температурасы төшә, хәле яхшыра, вирус организмнан тизрәк чыга. Коронавирус өзлегүләре сирәгрәк күзәтелә. Препаратны кулланганда, организмга тискәре йогынтысы юк диярлек, димәк, ул нәтиҗәле дә, куркынычсыз да», — диде Халит Хәертынов.

Табиб егермеләп кеше шушы препарат ярдәмендә дәваланганын әйтте. Даруның беренче партиясе нәтиҗәлелеген сынап карар өчен чикле күләмдә өч атна элек кайтарылган. Киләчәктә препарат күпләп кайтарылачак, ешрак кулланылачак.

Баш инфекционист сүзләренчә, авифавир уртача авырлыктагы хәлдә булган пациентлар өчен Республика клиник хастаханәсендә, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә, Чаллы клиникаларында файдаланылган. Реанимациядәге, интенсив терапия бүлекләрендәге авырулар өчен әлегә бу дару кулланылмаган.

«Авифавир чыккач, башка терапия схемаларыннан тулысынча баш тартабыз дигән сүз түгел, ләкин яңа препарат коронавирусны дәвалаучы барлык госпитальләргә таратылачак. Авифавир даруханәләрдә сатылмый, бары тик хастаханәләрдә дәвалауда гына кулланыла», — диде Хәертынов.

Бу дару ярдәмендә дәваланганда, бөерләргә, бавырга тискәре йогынтысы булуын исәпкә алып, гомуми кан анализы да, биохимик кан анализы да үткәрелә.

Халит Хәертынов коронавирусны дәвалауда авифавир һәм бу чир белән авырып терелгәннәрнең антиковид плазмасын салуның әһәмиятен чагыштырып күрсәтте. «Антиковид плазмасында антитәнчекләр бар, ләкин алар вирусны тулысынча үтерми. Кан плазмасы һәм вируска каршы препаратны чагыштырганда, билгеле, вируска каршы даруга өстенлек бирелергә тиеш, чөнки аның вируска каршы туры тәэсире бар», — диде баш инфекционист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100