news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 38 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 12 кеше терелгән

Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1168 кеше дәвалануын дәвам итә.

Татарстанда соңгы тәүлектә 38 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, 12 кеше терелгән

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да әлеге чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«15 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, авыруларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (15 кеше) ачыкланган. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (22 кеше) һәм Яшел Үзән районында (5 кеше) теркәлгән.

Эпидемия башланганнан бирле республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4787 очрагы теркәлгән, 3601 кеше (шуларның 12се – узган тәүлектә) терелгән. 1168 кеше дәвалануын дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100